news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Эдуард Шәрәфиев махсус операция зонасыннан Татарстан Дәүләт Советына сәлам юллады

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция зонасыннан видеоэлемтә буенча парламентның 38нче утырышында катнашучыларны сәламләде. Ул «хәрби операциягә үз теләге белән китүчеләр һәм мобилизацияләнгән гражданнарга һәрьяклап ярдәм күрсәткәне» өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка (сессиядә ул да катнаша) рәхмәт белдерде.

«Сезне махсус хәрби операция зонасы территориясеннән сәламләвемә шатмын, мин анда алдыбызга куелган бурычларны үтим, - диде Шәрәфиев. – Без җирдә тынычлык мөмкин кадәр тизрәк урнашсын һәм барыбыз да бергәләп җиңүне билгеләп үтү өчен барысын да эшләячәкбез».

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, әлеге видеомөрәҗәгатькә җавап итеп, «үз иреге белән, йөрәк кушуы буенча махсус хәрби операциягә киткән һәм хәзерге вакытта сугыш хәрәкәтләрендә актив катнашучы» депутатка рәхмәт белдерде. Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов, район һәм шәһәр башлыклары ярдәме белән Донбасстагы татарстанлылар беренче чиратта кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot