Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутат Эдуард Шәрәфиев кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде
Хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Депутатка орденны Россия Саклану министрлыгының Ирекле Корпус хәрбиләрен бүләкләү вакытында тапшырдылар.
Эдуард Шәрәфиев 2022 елдан бирле махсус хәрби операция зонасында. Хәзерге вакытта ул «Изге Георгий» җиденче иреклеләр бригадасы командиры урынбасары булып тора.
Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз