Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат декрет ялын әни белән әти арасында ничек бүлергә икәнен аңлатты
Өч яшькә кадәр бала карау ялын эшләүче әти белән әни арасында бүлергә була. Мәсәлән, беренче ярты елны баланы әнисе, ә киләсе алты айда әтисе карый ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев сөйләде.
Парламентарий аңлатканча, декрет ялын гаиләнең рәсми рәвештә эшләүче теләсә кайсы әгъзасы рәсмиләштерә ала. Бу әни, әти, әби, бабай яисә опекун булырга мөмкин.
Свищев сүзләренчә, туганнар бала карау ялында бер-берсен алмаштыра ала. Мәсәлән, башта аны әни кеше, аннары әти кеше, ә кирәк булган очракта баланың әбисе яисә бабасы рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен гаилә әгъзасы рәсми рәвештә эшләргә һәм эш бирүчегә тиешле гариза юлларга тиеш.
Депутатаңлатканча, бала карау өчен пособие балага яшь ярым булганчы түләнә. Аның күләме хезмәткәрнең уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә, әмма билгеләнгән минимумнан түбән була алмый.
2026 елда эшләүче гражданнар өчен мондый пособиенең минималь күләме 9 227,24 сум, ә максималь күләме аена 68 995,50 сум тәшкил итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз