news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Данис Шакиров: Читтә яшәүче милләттәшләрнең карашлары Татарстанга төбәлгән

Депутат Данис Шакиров: Читтә яшәүче милләттәшләрнең карашлары Татарстанга төбәлгән
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның парламентка еллык юлламасында әйткән сүзләренә карата фикерләрен белдерде.

«Рәисебез парламентка юлламасын «Республика тотрыклы үсештә», дигән сүзләр белән башлап җибәрде. Бүгенге көндә тышкы элемтәләрне арттыру мәсьәләсен күтәргәндә – Бөтендөнья татар конгрессына да басым ясалды. Әлбәттә, читтә яшәүче милләттәшләрнең карашлары Татарстанга төбәлгән. Республиканың социаль-икътисади, мәдәни үсешендә Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләүче оешмаларның роле әйтеп бетергесез зур. Алар милләтнең киләчәген дә билгели», – дип сөйләде Данис Шакиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Данис Шакиров шулай ук юлламада гаилә темасы күтәрелүен уңай яктан бәяләде. «Юлламада гаилә темасы да күтәрелде. Илкүләм проектларның уңышлы итеп гамәлгә ашырылуы һәм аларның дәвамлы булуы да гаилә кыйммәтләрен, гаилә институтын ныгыта», – диде ул.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, юллама саллы һәм депутатлар алдында бихисап бурычлар куя. «Юллама бик нык саллы эчтәлекле. Бик күп максатлар һәм бурычлар куелды. Алдагы ел Ватанны саклаучылар елы буларак игълан ителүе дә аерым бер әһәмияткә ия. Махсус хәрби операциядәгеләр дөнья иминлеге сагында, тынычлык өчен көрәшә һәм әлбәттә, җиңү безнеке булачак», – дип ассызыклап үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100