Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат дача йортында теркәлү кагыйдәләрен аңлатты
Дача участогында теркәлеп була, тик моның өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, Мәскәү өлкәсе Бакчачылар берлеге рәисе Никита Чаплин RT басмасына биргән интервьюда әйткән.
Аның сүзләренчә, бары тик ел әйләнәсе яшәп була торган, җылылык, су, электр кертелгән һәм санитар нормаларга туры килгән капиталь торак йортта гына теркәлеп була. Шул ук вакытта участокка рәсми рәвештә почта адресы бирелгән булырга тиеш. Корылма берничә фатирга бүленә алмый.
Шулай ук җир яшелчә бакчасы яки авыл хуҗалыгы җирләренә (боларда теркәлеп булмый) түгел, ә бакчачылык ширкәте категориясенә керергә тиеш, диде депутат.
Закон буенча, әгәр кешенең башка торагы булмаса, дача йортында теркәлеп була, әмма практикада бу чикләү һәрвакытта да җитди тикшерелми. Теркәлү йортның яраклы булуы турында техник бәяләмәдән һәм җирле администрациягә документлар тапшырудан башлана.
Теркәү турында карар гадәттә 2 – 3 ай эчендә кабул ителә, тик барлык таләпләр үтәлгән очракта да баш тартырга мөмкиннәр, бигрәк тә участок яшәүгә яраксыз булып саналган ерак һәм барып җитү авыр булган урында урнашкан булса.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз