news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Чаплин ипотека өчен түләүләрне киметү ысулларын атады

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин ипотека кредиты өчен айлык түләүне киметү ысуллары турында сөйләгән. Бу хакта RT хәбәр итә.

Депутат гаилә бюджетына айлык йөкләнешне киметү ысулы буларак ташламалы ставкалы дәүләт программаларын кулланырга киңәш итә. Мәсәлән, балалы гаиләләр һәм IT-белгечләр өчен программаларга игътибар итәргә була. Шулай ук кредитны вакытыннан алда өлешчә капларга яки айлык түләүне киметү өчен кредитның вакытын озайтырга була. Әмма кредитнвң вакытын арттыру түләүне киметә, ә гомумән түлисе сумманы арттыра.

Моннан тыш, эксперт кредит алучылар арасында иң еш очрый торган өч хатаны атады. Бу минималь айлык түләү турында гына уйлау, өстәмәчыгымнар булырга мөмкин булуын исәпкә алмау һәм көтелмәгән проблемалар килеп чыккан очракта куллану өчен акча әзерләмәү.

news_right_1
news_right_2
news_bot