news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Чаплин Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча түләүләрнең артуы турыда хәбәр итте

2026 елда Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча максималь түләүләр шактый артачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплинга сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 2026 елдан декрет түләүләренең чик күләме 1,3 миллион сум тәшкил итәчәк. Түләүләрнең артуы гаиләләргә социаль ярдәмне көчәйтү чараларына бәйле һәм бала табу, аны карау чорында эшләүче аналарга финанс йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән.

Пособие күләме декрет ялының озынлыгына бәйле. Әйтик, стандарт бала тапканда хатын-кыз - 955 836 сум, өзлегүләр булганда – 1 065 074 сум, ә ике һәм аннан да күбрәк бала тапканда 1 324 515 сум алачак.

«Йөклелек һәм бала табу буенча төп пособиедән тыш, йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр 2026 елда башка түләүләр дә алырга мөмкин. Әлеге ярдәм чараларына бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр дә, түбән керемле гаиләләр өчен айлык пособиеләр дә керә. Ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык түләү төп яңалык булачак», – дип искәртте Чаплин.

Алар арасында бала туганда бер тапкыр бирелә торган 28,8 мең сум күләмендәге түләү, шулай ук яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие бар. Эшләүче ата-аналар өчен аның максималь күләме аена 83 021 сум тәшкил итәчәк.

Түбән керемле гаиләләргә шулай ук төбәк яшәү минимумының 50 процентыннан 100 процентына кадәр, уртача 9,2-18,4 мең сум күләмендә универсаль айлык пособие билгеләнә. Моннан тыш, 2026 елдан ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык түләү гамәлгә керәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot