Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутат Чаллыда яшәүче әфганчының фатирына ремонт ясады
«СтройТраст» компаниясе генераль директоры, «Рост» партиясеннән шәһәр советы депутаты Раил Минегалиев Чаллыда яшәүче, хәрби хәрәкәтләр ветераны, әфганчы Рафис Сәхиповның фатирына капиталь ремонт ясаткан. 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Рафис Сәхипов яңартылган, яңа җиһазлары куелган фатирына күченде.
Әфганчының 18нче комплекста урнашкан бер бүлмәле фатиры яшәргә яраксыз иде. Биредә электриканы тулысынча алмаштырырга, стена, идәннәрне, түшәмнәрне тигезлэп буярга, җиһазларны яңартырга кирәклеге ачыкланды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.
«Безгә ярдәмгә күп эшмәкәрләр, оешмалар кушылды. Алар ярдәме белән бар эшне башкарып чыктык. Фатирда капиталь ремонт вакытында Рафис абый сугыш ветераннары госпиталендә махсус реабилитация үтте. Без эшне озак тотарга тырышмадык. Бер ай дигәндә ремонт тәмамланды», – дип сөйләде «СтройТраст» компаниясенең әйдәп баручы икътисадчысы, шәһәр советы депутаты ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов.
«Мондый бәхет турында хыялланырга да курка идем. Килеп керүгә фатирымны танымадым. Бөтен нәрсә яңа бит. Яңа фатирым булды. Миңа ярдәмгә алынган бар кешегә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм! Барысына да исәнлек-саулык, озын гомерләр насыйп итсен», – ди күз яшьләре белән Рафис Сәхипов.
Фатирны «ачу» бәйрәменә Комсомол районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин да килде. Әфганчыга ул да кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Моннан тыш «СтройТраст» компаниясеннән дә саллы гына бүләкләр булды.
«Рафис белән 2019 елда инвалидлар декадасына әзерләнеп йөргәндә таныштык. Шуннан бирле аны шефлыкка алдык, һәрдаим ярдәм күрсәтеп тордык. Аның начар хәлгә килгән фатирда яшәвен депутат Раил Минегалиевка житкердек. Бүген аның фатиры танымаслык булган», – ди «Уют» ТОС рәисе Мәрьям Мостафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз