Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Бурматов: Кыргый хайваннар кешеләр ашатканга күрә торак пунктларга килә башлый
Кыргый хайваннар кешеләр ашарга биргәннән соң торак пунктларга килеп йөри башлый. Бу хакта Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Бурматов «ТАСС»ка биргән интервьюда сөйләгән.
Ул зур шәһәрләрдә төлкеләр һәм авыллар янында аюлар барлыкка килү очраклары кешеләр кыргый хайваннарны ашату белән турыдан-туры бәйле, дип билгеләп үтте.
Депутат әйтүенчә, мондый «ярдәм» еш кына хайваннарга киресенчә зыян китерә. Кешеләр аларга ашарга ярамый торган ризык бирә, ә бу киләчәктә хайванның үлеменә китерергә мөмкин. Бурматов ассызыклаганча, мондый гамәлләр кыргый табигатькә зыян китерә.
Моннан тыш, парламентарий аңлатканча, даими рәвештә ашатып торган очракта хайван мөстәкыйль рәвештә азык эзләми башлый. Чүплектә ризык тапкан аю урманга кире кайтмый, диде депутат.
Әгәр, мәсәлән, санкцияләнмәгән чүплекне юк иткән очракта, хайван, азык эзләп, торак пунктларга килә, коймалар аша шәхси территорияләргә керә башлаячак, дип өстәде ул шулай ук.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз