Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Бессараб кемнәрнең май пенсиясен вакытыннан алда алачагын аңлатты
Якынлашып килүче май бәйрәмнәре аркасында Россия пенсионерларының бер өлеше май өчен түләүләрне вакытыннан алда алачак. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Россиядә пенсияләрнең бер өлеше, мәсәлән, 1сеннән 3сенә кадәр түләнә, балаларга бердәм пособие түләү 3сенә туры килә, димәк, барлык түләүләр дә 30 апрельдән дә соңга калмыйча ияләренә барып җитәчәк», - диде Бессараб.
Бүген май өчен пенсияне түләүләр, гадәттә, банк аша айның 1сеннән 4сенә кадәр килә торган пенсионерлар алырга тиеш. Биредә барлык төр пенсияләр (иминият, социаль, тупланма, картлык һәм инвалидлык буенча) турында сүз бара. Акчалар автомат рәвештә күчереләчәк.
Түләү вакытын күчерү, гадәттә, 3сенә кадәр килә торган түләүләргә кагылачак: 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие, эшләмәүче ата-аналарга яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособие, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылыш буенча хәрбинең баласына пособие. Әгәр гаилә банк аша берничә шундый түләү ала икән, алар да гадәттәгедән иртәрәк килергә мөмкин.
5 майдан банк аша пенсия күчерү гадәти графикка әйләнеп кайта. «Россия почтасы» аша пенсия алучыларга түләүләр гадәттәгечә киләчәк. Хат ташучылар акчаны 2-3 майда тарата башлый, шул ук датадан аларны бүлекләрдә дә алырга мөмкин булачак. Пенсияне почта аша өйгә китерү 25 майга кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз