news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Бессараб: Киләсе елда минималь пенсия 15 мең сумнан артачак

Депутат Бессараб: Киләсе елда минималь пенсия 15 мең сумнан артачак
Фото: «Татар-информ»

2025 елда минималь пенсия 15250 сум булачак. Эш шунда ки, пенсия пенсионерның яшәү минимумыннан түбән була алмый, ә ул киләсе елга нәкъ менә шушы дәрәҗәдә билгеләнгән. Моңа Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб игътибар итте. «Лента.ру» шул хакта яза.

Шул рәвешле, әгәр гражданинның социаль пенсиясе яшәү минимумыннан түбән булса, аңа һичшиксез бу дәрәҗәгә кадәр өстәмә түләячәкләр, диде депутат.

Шул ук вакытта һәр төбәктә үз яшәү минимумы билгеләнгән, ул федераль минимумнан югарырак та, түбәнрәк тә булырга мөмкин.

«Әгәр ул төбәктә түбәнрәк булса, бу дәрәҗәгә кадәр федераль бюджеттан өстәмә түләнә, ә әгәр ул югарырак булса, төбәк бюджеты өстәмә түли», - дип аңлатты Бессараб.

Татарстанда 2025 елга пенсионерлар өчен яшәү минимумы 12963 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

«Татар-информ»» хәбәр иткәнчә, 1 гыйнвардан россиялеләрнең иминият пенсияләре 7,3 процентка артачак. Аның уртача күләме якынча 24 мең сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100