news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Бессараб элекке пенсия яшен кире кайтарып булмау турында әйтте

Россиядә 2018 елгы пенсия реформасына кадәр булган пенсиягә чыгу яшен кире кайтару мөмкин түгел, алдагы елларда моның өчен объектив шартлар юк. Бу хакта Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Әлегә мондый чигенү мөмкин түгел», – диде парламентарий Мәскәү өлкәсе Дума депутаты һәм Мәскәү өлкәсе Пенсионерлары союзы башлыгы Анатолий Никитинның шул хакта тәкъдимен шәрехләп.

Хәзерге вакытка пенсия реформасының 2028 елга кадәр исәпләнгән күчеш чоры тәмамланмаган, аның буенча пенсиягә чыгу өчен яшь һәм таләпләр акрынлап арта бара, дип искәртте Бессараб. Ул федераль бюджет белән балансланган Социаль фонд бюджетына үзгәрешләр кертеп булмаячагына ышана.

Моннан тыш, Дәүләт Думасы депутаты сүзләренчә, пенсиягә соңрак чыгуның объектив сәбәпләре дә бар – кеше гомере озынлыгы арту. «Бу дөньядагы бөтен илләрдән дә пенсия яшен арттыру турында популяр булмаган сәяси карарлар таләп итте», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100