Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутат Бессараб: Бюджетта унөченче пенсия өчен акча салынмаган
РФ Федераль бюджетында өстәмә иминият пенсиясен түләү өчен акча каралмаган, шуңа күрә Дәүләт Думасында унөченче пенсия турындагы инициативаның узуы икеле. Шул хакта Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб белдерде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Элегрәк «Гадел Россия - Дөреслек хакына» партиясенең ел азагында пенсионерларга өстәмә иминият пенсиясен түләү турындагы закон проектын кертергә нияте барлыгы билгеле булган иде.
«Фракция үзе мондый инициативаның Дәүләт Думасында уза алмавын аңлый, чөнки быелгы һәм киләсе ел бюджетлары каралган», - дип билгеләп үтте Бессараб РИА Новости белән әңгәмәдә. Ул шулай ук киләсе елда бюджетның дефицит белән узуын өстәде.
Моннан тыш, федераль бюджет пенсияләрнең артуын да исәпкә алып эшләнгән - дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча пенсияләр 20 процентка диярлек арткан, дип өстәде парламентарий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз