Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутат Бессараб 1 февральдән социаль түләүләрнең артуы турында сөйләде
1 февральдән Россиядә ана (гаилә) капиталы һәм башка төр пособиеләр 7,3 процентка артачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.
«1 февральдән ана гаилә капиталы 7,3 процентка арта (беренче балага ул 677 мең сум тәшкил итәчәк, икенчесенә, әгәр беренчесенә алмасалар, ул 894 мең сумга кадәр). Башка төр пособиеләр дә 7,3 процентка арта», - диде ул.
Бессараб искәрткәнчә, 1 гыйнвардан хезмәт өчен минималь түләү арту нәтиҗәсендә вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, шулай ук эшсезлек буенча пособиеләр арткан. Балага һәм хезмәткә сәләтле халыкка яшәү минимумы арту сәбәпле, шулай ук 17 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү буенча пособиеләр артты.
«Россиядә 10 миллионнан артык балалы гаилә әлеге пособиене ала», - дип билгеләп үтте Бессараб.
Шулай ук йөклелекнең иртә срокларында учетка баскан йөкле хатын-кызлар өчен пособиеләр арттырылды.
Моннан тыш, ел башыннан балаларга салым түләнә торган керем күләме арттырылды (икенчесенә 2,8 мең сумга кадәр, өченчесенә һәм аннан соңгыларына - 6 мең сумга кадәр, инвалид балага – 12 мең сумга кадәр). Шулай ук салым акчасы кире кайтарыла торган керем суммасы арткан: 350 меңнән 450 мең сумга кадәр. Бу Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде.
«2025 елда эшләүче ата-аналар гаилә салым түләвен формалаштыра башлый, аны 2026 елда түләнгән керемгә салымның (НДФЛ) 13 процентының 7 процентка кадәргесен алырга мөмкин булачак. Түләүне ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләләр алачак, әгәр гаилә әгъзасына керем суммасы төбәктә тиешле 1,5 яшәү минимумыннан артмаса», - дип искәртте Бессараб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз