Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат бер кешегә банк карталары санын чикләргә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты һәм Финанс базары буенча Дума комитеты рәисе урынбасары Константин Бахарев бер кеше терки ала торган банк карталары санына лимит кертергә тәкъдим итте. Бу хакта парламентарий «Крым 24» телеканалы эфирында әйткән.
Бахарев сүзләренчә, бу финанс җинаятьләре һәм урланган акчаларны «дропперлар» (алар легаль рәвештә берничә йөзгә кадәр банк картасын рәсмиләштерә) аша чыгару белән көрәшү өчен кирәк. Депутат билгеләп үткәнчә, күпчелек гражданнарга күпләп банк карталары кирәкми дә. Шул сәбәпле Бахарев карталар санын егермегә кадәр, шул исәптән бер банктан биш карта чикләргә тәкъдим итте.
Шулай ук депутат, хәзерге вакытта тагын ике закон проекты буенча эш бара диде. Алар клиентларны алдауда катнашучы банк хезмәткәрләре һәм финанс оешмалары өчен җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз