Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат балалы ата-аналар өчен эш вакытын кыскартырга тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Леонид Слуцкий Рострудка Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясенең балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен кыскартылган эш көне яки атна кертү инициативасын хупларга чакырды. Тиешле мөрәҗәгатьне ул Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең (Роструд) җитәкчесе Михаил Иванков исеменә юллаган, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Документта инициативаның социаль әһәмияте ассызыклана һәм аны закон дәрәҗәсендә гамәлгә ашыру механизмын алга таба эшләү өчен Хезмәт министрлыгы тарафыннан тәкъдимне концептуаль яклау кирәклеге күрсәтелә.
Слуцкий фикеренчә, тәкъдим ителә торган чара ата-аналарга һөнәри эшчәнлекне балаларны тәрбияләү, өй эшләрен башкару һәм уртак ял итү белән нәтиҗәлерәк алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук гражданнар мәнфәгатьләрендә социаль әһәмиятле инициативаларны гамәлгә ашырганда киләчәктә дә үзара хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.
Элегрәк, 8 декабрьдә, Слуцкий җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары РФ хөкүмәтенә Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын юллаган иде. Документ ата-аналарның, хезмәт хакы сакланып калып, 39 сәгатькә кадәр дәвам иткән кыскартылган эш атнасына хокукларын беркетүне тәкъдим итә. Хәзерге вакытта хезмәт кануннары Россиядә эш атнасының максималь озынлыгын шимбә һәм якшәмбе ял көннәре белән 40 сәгать дәрәҗәсендә билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз