Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат балаларга иске үрнәктәге чит ил паспортын рәсмиләштерергә киңәш итте
Россиядә ата-аналар балага чит ил паспортының ике төренең берсен рәсмиләштерә ала, әмма иске үрнәктәге документны сайлау уңайлырак. Бу хакта Дәүләт Думасының туризм буенча комитеты башлыгы Сангаджи Тарбаев хәбәр итте, дип яза «ТАСС».
Иске үрнәктәге чит ил паспорты тизрәк җитештерелә һәм арзанрак тора. Тарбаев билгеләп үткәнчә, мондый вариант балаларга аеруча туры килә, чөнки аларның тышкы кыяфәте тиз үзгәрә.
Шул ук вакытта Тарбаев биометриясез чит ил паспортын барлык илләрдә дә кабул итмәүләренә игътибар итте, һәм туристларга сәфәрләрне планлаштырганда моны исәпкә алырга кирәк, диде.
Россиядә чит ил паспортының ике төрен рәсмиләштерергә була: иске үрнәктәге биш елга һәм яңасы – биометрияле – ун елга. Иске үрнәктәге документ өчен дәүләт пошлинасы – 2 мең сум, биометрик документ өчен – 6 мең сум. 14 яшькә кадәрге балалар өчен биш еллык паспорт алу 1 мең сумга һәм ун еллык 3 мең сумга төшәчәк. 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен пошлина күләме 2 мең һәм 6 мең сум тәшкил итә.
20 гыйнвардан 14 яшькә кадәрге балалар өчен чит илләргә чыгу буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Элегрәк балигъ булмаганнар Абхазия, Белоруссия, Көньяк Осетия, Казахстан һәм Кыргызстанга туу турындагы таныклык буенча бара ала иде. Хәзер бу илләргә бару өчен чит ил паспорты кирәк. Шул ук вакытта 14 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр элеккечә эчке Россия паспорты буенча керә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз