news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат балалар иминлеге өчен аларны телефонсыз калдырмаска чакырды

Баланың һәрвакыт үзе белән телефоны булырга һәм аңа ата-аналар контроле кушымтасы урнаштырылырга тиеш. «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды координаторы, Дәүләт Думасы депутаты Олег Леонов «ТАСС» агентлыгына биргән аңлатмасында шундый фикер белдерде. Ул балаларның югалуын, аеруча ял һәм бәйрәм көннәрендә, булдырмау чаралары турындагы сорауга җавап бирде.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, баланы телефонсыз калдыру дөрес түгел, чөнки аның белән элемтә һәрвакыт сакланырга тиеш.

Шулай ук Олег Леонов смартфонга махсус ата-аналар контроле программаларын урнаштыру кирәклегенә дә игътибар итте. Аның фикеренчә, мондый кушымталар өлкәннәргә баланың кайда икәнлеген онлайн режимда күзәтергә мөмкинлек бирә һәм бала югалу куркынычын сизелерлек дәрәҗәдә киметә.

Бу аңлатмага Самара өлкәсендәге соңгы вакыйга сәбәпче булды. Анда кичә кич дүрт бала — 10 яшьлек малай һәм 5, 10, 11 яшьлек өч кыз өйләренә кайтмаган иде. Полиция аларны эзләде. Иртән балалар үзләре чиркәүгә килгән, ә хокук сакчылары хәбәр итүенчә, алар төнне якындагы ташландык бинада уздырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot