news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Айрат Хәйруллин исеменнән 300дән артык I сыйныф укучысына портфельләр тапшырылды

Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе төгәлләнә.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе төгәлләнә. Акциянең иң актив катнашучыларыннан берсе – РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин. Быел республикада 300дән артык укучыга депутат исеменнән мәктәп кирәк-яраклары салынган яңа портфельләр һәм спорт костюмнары тапшырылды.

Татарстан акциясе беренче тапкыр 2007 елда старт алды. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев әлеге хәйрия проектын республика күләмендә гамәлгә ашыру идеясен тәкъдим итте. Бүгенге көндә ул массакүләм төс алды, анда барлык инвесторлар диярлек һәм битараф булмаган гражданнар катнаша.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин үз акчаларына күрсәткән ярдәм өчен аңа ел саен 400гә якын бала рәхмәт сүзләре әйтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot