Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутат Айрат Фәрраховның әтисе инде 74 ел сайлауда беренче булып тавыш бирә
Айрат Фәрраховның әтисе сайлауда беренче тапкыр 1945 елда катнашкан.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әтисенең 74 ел рәттән сайлауларда беренче булып катнашуы турында язган.
"Минем әти беренче тапкыр 1945 елда сайлауда катнашкан. Ул вакытта аңа 18 яшь булган! Ул вакыттан тормыш күп үзгәрде. Әмма сайлау участогы ачылган мизгелдә беренче булып тавыш бирү гадәте шул вакыттан калган. Иртән ул миңа берничә тапкыр шалтыратты, бергә тавыш бирергә дип килештек", - дип яза Айрат Фәррахов.
Посттагы локациядән күренгәнчә, Айрат Фәррахов әтисе белән Биектау районы Әлдермеш авылында сайлаган.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Айрат Фаррахов (@airatfarrahov)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз