news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Айрат Фәррахов: Хоспислар җир өчен аренда түләргә тиеш түгел

Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан сайланган депутатлар хоспислар төзелгән җирләргә аренда түләвен бетерергә тәкъдим итте.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Тимур Мусин). Россия Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов, Илдар Гыйльметдинов һәм Николай Герасименко парламентка Россиянең Җир кодексына һәм “Коммерцияле булмаган оешмалар турында”гы законга үзгәрешләр тәкъдим итүче закон проекты кертте. Әлеге үзгәрешләр дәүләт һәм муниципаль карамактагы хосписларга җир өчен аренда хакы түләмәскә мөмкинлек тудырачак.

Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов сүзләренчә, кануннардагы үзгәрешләр илдә хосписларның инфраструктурасын үстерергә этәргеч бирәчәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы исәпләүләре буенча, дөньядагы һәр 400 мең кешегә 1 хоспис туры килергә тиеш, Россия әле бу дәрәҗәгә омтыла гына. “Закон проектының төп максаты – хоспис төзергә теләгәннәргә ярдәм итү, мондый адымнар күбрәк булсын өчен этәргеч ясау. Без хоспис төзергә теләгән коммерцияле булмаган оешмага яки фондка җир участогын озак вакытка арендага бирү мөмкинлеген тудырырга уйлыйбыз. Шул рәвешле бу төр ярдәм белән тәэмин итү мәсьәләсен чишәргә планлаштырабыз”, - дип белдерде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100