news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат әти-әниләргә яңа туган балалар өчен кирәк-яраклар җыелмасы бирергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов һәм Гражданлык җәмгыяте үсеше буенча Дума комитеты башлыгы Яна Лантратова яшь әти-әниләргә яңа туган балага беренче елында кирәк булачак әйберләр җыелмасы тапшырырга тәкъдим итте.

Инициаторлар фикеренчә, әлеге дәүләт ярдәме әни кеше беренче баласын 23 яшькә кадәр тапкан гаиләләргә биреләчәк, дип яза РИА Новости.

Миронов сүзләренчә, баланың беренче елы – аның үсеше өчен критик әһәмияткә ия вакыт. Әгәр әти-әнинең бу көннәрдә гигиена һәм тәрбия кирәк-яраклары булмаса, бу бала сәламәтлегенә начар йогынты ясаячак. Мондый кирәк-ярак җыелмаларын дәүләттән алу, күкрәк баласының үсеше өчен тулы шартлар булдырырга ярдәм итәчәк, дип саный депутат.

Искәртеп үтик, Татарстанда яшь гаиләләргә актив булышалар инде. Әйтик, күптән түгел, Әлмәттә махсус операциядә катнашучы өч хәрбинең гаиләсенә бала тугач, балалар кибетенә сертификат тапшырдылар. Бүләкләрне яңа туган сабыйларга гына түгел, ә аларның олы абый-апаларына да бирделәр.

Шулай ук республикада балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен 100 процент күләмендә компенсация, балалар өчен даруларга түләүләр һәм башка бик күп ярдәмнәр каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100