news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Андрей Картаполов махсус хәрби операциянең «соңгы сугыш» булмавын әйтте

Дәүләт Думасының саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов Украинадагы махсус хәрби операциянең «соңгы сугыш» булмавын әйтте. Парламентарий «Россиянең рухи фронты» темасына үткәрелгән түгәрәк өстәлдә шундый фикерен белдерде.

«Ничек кенә моңсу яңгырамасын, махсус хәрби операция – соңгы сугыш түгел. Бүген армиядә иман, рухи як та булырга тиеш. Хәзер дә, киләчәктә дә. Моннан беркая да китә алмыйбыз. Чөнки алласызлык булган җирдә – сугыш, ә иман булган җирдә – тынычлык», - диде Картаполов. Бу хакта RTVI каналы хәбәр итә.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Украина белән сөйләшүләр башлауның шартларын атаган иде. Россия лидеры билгеләп үткәнчә, Киев иганәчеләр ярдәме һәм патроннардан башка ике айдан да артык тора алмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot