news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Андрей Егоров Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте комитеты рәисе булды

Депутат Андрей Егоров Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте комитеты рәисе булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров парламентның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе итеп сайланды. Карар Татарстан Дәүләт Советының 53нче утырышында кабул ителде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Гыйнварда Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе - Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы итеп билгеләнде», - дип искәртте парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

Тыгин депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатканнан соң комитет рәисе вазифасы вакантлы булып калды.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Егоров кандидатурасы профильле комитет һәм парламентның «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары тарафыннан хупланган.

Депутат хәзер Дәүләт Советында даими (профессиональ) нигездә эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100