news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Анатолий Иванов: Мин бер баскычлы идарәгә күчүгә катгый каршы

2028 елга кадәр барлык авыл һәм шәһәр җирлекләре районнар белән бергә муниципаль яки шәһәр округларына берләшергә, аларның советлары һәм администрацияләре бетерелергә тиеш. Мамадыш районының элеккеге башлыгы, Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов әлеге закон проектына карата үз фикерен белдерде.

Депутат Анатолий Иванов: Мин бер баскычлы идарәгә күчүгә катгый каршы
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мин үзем бер баскычлы идарәгә күчүгә катгый каршы. Һәр республика үзенчә карар кылырга тиеш дип уйлыйм. Кайбер республикаларда ул бер баскычлы идарә мөмкиндер дә, бәлки, халкы кимегән, депутатлар булып калырлык кешесе булмаган төбәкләр дә бар бит, ә безнең эшләп торганны нишләп җимерергә кирәк?! Мәсәлән, үзебезнең мисалдан чыгып әйтәм, 10 депутат бар икән, 5есе – шушы җирлектән чыгып киткән, уңышка ирешкән, баерак кешеләр. Алар читтән карап, үз авылларына нәрсәләр кертә ала, шуны эшли. Кайсыдыр чиркәү, мәчет төзи, кемдер трактор алып бирә, Яңа елга, Сабан туена булыша, гөр итеп яшиләр. Әгәр үзгәрә калса, болар берсе дә калмый бит. Ә нишләп эшләп торганны ватарга? Шуңа мин бик кискен каршы моңа. Каршы чыгачакмын да.

Бу сорауны мин 16 гыйнварда Владимир Путин белән очрашуда да күтәргән идем, анда 2 сәгать сөйләштек. Президент Аппаратында Грачев (Грачев Е.Н. – РФ Президенты Идарәсе башлыгының эчке сәясәт буенча урынбасары. – «Интертат» искәрмәсе) дигән кеше бар, мин аңа да үз фикеремне җиткергән идем. Ул «сезнең Татарстан үзенчәлекле, әле карар кабул итмәдек, әле уйлыйбыз» дигән иде, ниндидер өмет калдырган иде.

Дәүләт Советында коллегалар белән сөйләштем, документларны алдым, баргач, Крашенинников белән очрашып карыйм. Гусевага (Гусева И.М. – Бөтенроссия җирле үзидарә үсеше ассоциациясе рәистәше. – «Интертат» искәрмәсе) барып килергә исәп бар. Алар белән сөйләшеп, закон кабул иткәнче, үземнең позициямне әйтеп карарга иде.

Татарстаннан төзәтмәләр кертелә. Ул яктан Дәүләт Советы актив эшли, башка юнәлешләрдә дә төзәтмәләрен җибәреп торалар, ди ул.

Җирле үзидарә турында закон проектына карата фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина белеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100