news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат аллергиядән интегүчеләргә үсемлекләр чәчәк атканда ял алу хокукын бирергә кушты

Депутат аллергиядән интегүчеләргә үсемлекләр чәчәк атканда ял алу хокукын бирергә кушты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов (ЛДПР) аллергиядән интегүчеләргә үсемлекләр серкәсенә аллергия сезонында планнан тыш түләүле ял алу хокукы бирү инициативасы белән чыкты. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның бәяләвенчә, аллергия симптомнары ачык күренеп торган хезмәткәрләр өстенлекле тәртиптә планнан тыш ялга нәкъ менә үсемлекләр чәчәк аткан айда китәргә тиеш. Өстәвенә, ул мондый хокукны отпускларның бер елга расланган графигына карамыйча бирергә кирәк дип саный.

«Башка очракта исә россиялеләргә, үсемлекләр чәчәк аткан чорда үз эшен читтән торып башкару мөмкинлеге һәм тиешле медицина бәяләмәсе булса, дистанцион эшкә күчү хокукын бирергә кирәк, - диде парламентарий. - Кеше өчен бу зур плюс, чөнки ул аллергеннар белән актив контактта булмаячак».

Ул тәкъдим ителгән чаралар аллергиядән интегүчеләрнең тормыш сыйфатына уңай йогынты ясаячагына һәм үсемлекләр чәчәк аткан чорны сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100