news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Альбина Насыйрова китапханәләргә килүчеләр санын арттыру ысулын тәкъдим итте

Аның фикеренчә, китапханәләрнең мәктәпләргә баруын оештырырга кирәк.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанда халыкара күп телле балалар бакчалары һәм Кембриджның «Бала-Сити» мәктәбенә нигез салучы Альбина Насыйрова китапханәләргә килүчеләр санын арттыру юлын тәкъдим итте.

Ул китапханәләрнең мәктәпләргә үзләре баруын оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Милли китапханәдә узган күчмә утырышында әйтте.

«Мин Америка китапханәләренең мәктәпләр белән ничек тыгыз эшләгәнен күрдем. Аларда мәктәп китапханәгә түгел, ә китапханәләр мәктәпкә йөри. Ай саен оешкан төстә баралар, мәктәпләр кабул итә, җаваплылыкны үз өстенә ала. Ай дәвамында мәктәптә балалар укыйлар. Аларның барысының да шул китапханәнең укучы билетлары бар. Бик тыгыз эшлиләр», — диде.

Депутат мондый хезмәттәшлекне безгә дә төзеп карарга киңәш итте. «Мәктәп әдәбият исемлеген юллый, һәм китапханә мәктәпләргә китерә. Без сынау мәйданчыгы буларак чыгарга, транспортны да үзебез оештырырга әзер», — дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Милли китапханәсе җитәкчелегенә.

Директор Мәдинә Тимерҗановага әйтүенчә, хәзер үк бу эшне оештыру кыенрак. «Штатны киңәйтүгә, һичшиксез. мәктәпләргә барачакбыз. Әлегә барырга кеше юк, чөнки эш вакыты озайтылды, әмма идея искиткеч, миңа бик ошый», — дип белдерде.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова мәктәпләр белән бик тыгыз бәйләнештә эшләүче берничә китапханә булганын әйтте. «Чыннан да системалы эш булырга тиеш», — диде.

Министр утырышта «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Законының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Республикада 1510 китапханә гамәлдә, шул исәптән 1506 муниципаль һәм 4 республика китапханәсе. 88 балалар муниципаль китапханәсе эшли. Аларның күпчелеге клуб биналарында урнашкан.

2020 ел нәтиҗәләре буенча, сайтлары һәм web-битләре булган муниципаль китапханәләр 1325 гә җиткән. 2018 ел белән чагыштырганда, китапханәләр 24,2 процентка арткан, бу кулланучыларга читән торып та хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә, укуны популярлаштыруга китерә. 2020 елда муниципаль китапханәләр сайтларына керүләр саны 1303, 3 мең булган, 2018 елга караганда, бу 251,8 меңгә күбрәк.

Китапханәләрне Интернет челтәренә тоташтыру мәсьәләсе дә актуаль. 2021 ел башыннан Интернетка керә алган муниципаль китапханәләр 94 процент тәшкил итә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100