Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Аксаков иң югары процент белән социаль кертем ача алучы гражданнарны атады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков «Татар-информ»га 1 июльдән яңа банк инструментларыннан – социаль кертемнәр һәм счетлардан файдалана алучы гражданнар турында сөйләде.
«Социаль кертемнәр һәм счетлар дәүләттән социаль ярдәм алучы һәм кереме яшәү минимумы дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган гражданнар өчен каралган. Һәр кеше 50 мең сумга кадәр бер генә социаль кертем һәм бер генә социаль счет ача алачак. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә була. Акчаларны процентларны югалтмыйча салдырып алырга мөмкин. Процентлар исә ай саен исәпләнеп барачак», - дип аңлатты Аксаков.
Кертемнең ставкасы банкта гамәлдә булган бер елга кадәр ачып була торган гадәти кертемнәр арасында иң югары ставка булачак. Счетның ставкасы исә Үзәк банкның төп ставкасының яртысыннан да ким булмый. «Бу «мендәр астында» акча саклауга яхшы альтернатива», – дип саный Дәүләт Думасы депутаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз