Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Аксаков дифференциацияләнгән гаилә ипотекасын 1 июльдән кертәчәкләр дип саный
Дифференциацияләнгән гаилә ипотекасы Россиядә 1 июльдән эшли башларга мөмкин. Мондый фикерне РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты рәисе Анатолий Аксаков белдерде.
Элегрәк Хөкүмәт Финанс министрлыгына һәм Төзелеш министрлыгына 1 июльгә кадәр гаиләдәге балалар санына карап дифференциацияләнгән ставкалы гаилә ипотекасын кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушкан иде.
«Мин 1 июльдән мондый дифференциация кертелер дип өметләнәм», - дип белдерде Аксаков.
Депутат сүзләренчә, программаның ахыргы параметрларын хөкүмәт билгели. Ул инициатива буенча фикер алышуда катнашканын билгеләп үтте, әмма механизм өстендә эш дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз