news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Аксаков ана капиталын 1 млн сумга кадәр арттырып булмау сәбәбен әйтте

Россия Дәүләт Думасының Финанс базары буенча комитеты рәисе Анатолий Аксаков ана капиталы күләмен арттыруның никадәр реаль булуын бәяләде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә әйтте.

«Мин әлбәттә, арттырыр идем. Моны бик рәхәтләнеп эшләр идем. Әмма бездә бюджет дефициты зур. Шуңа карап карар кабул итәргә кирәк», – диде Анатолий Аксаков.

Алдарак Дәүләт Думасы беренче бала тугач һәм беренче баланы уллыкка алгач ана капиталы күләмен 1 млн сум, ә икенче яки өченче бала тугач түләүне 1,3 млн сум итеп билгеләргә тәкъдим иткән иде. Бу инициативаны Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннары эше буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТАСС.

«Әгәр моны эшләсәк, башка маддәләр буенча нәрсә кисеп булганын карарга кирәк. Бу бурычны хәл итү өчен чиста керем акчасы юк. Димәк, бу яхшы идеяне тормышка ашыру өчен ниндидер башка юнәлешләрне кисәргә кирәк», – дип аңлатты Аксаков.

Хәзер ана капиталы күләме беренче балага 690 266 сум, икенче балага тагын 221 895 сум (яки ике бала өчен бергә 912 162 сум).

news_right_1
news_right_2
news_bot