Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутат Айрат Фәррахов 1 февральдән пенсияләрне арттыру тәртибен аңлатты
1 февральдән иминият пенсияләрен 9,52 процент инфляцияне исәпкә алып саныйлар, ул фаразланганнан югарырак булып чыкты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы, Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов сөйләде.
«Росстат 15 гыйнварда узган ел өчен инфляция буенча мәгълүматны бастырды, ул 9,52 процент тәшкил итте. Бу барлык иминият пенсияләре 9,52 процентка индексацияләнәчәк дигән сүз. 1 гыйнвардан эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре инфляциянең фаразланган күләме 7,3 процентка индексацияләнгән. Февральдә пенсияләр суммасы 9,52 процентка индексацияләнәчәк, шулай ук гыйнварныкы да өстәләчәк», - диде парламентарий.
Мисал өчен, Россия кешесенең пенсиясе 20 мең сум булсын. 7,3 процент индексацияне исәпкә алып, ул гыйнварда 21460 сум алган. 9,52 процент индексацияне исәпкә алып, февральдә 21904 сум, шулай ук 1904 сум һәм 1460 сум арасындагы аерма да түләнәчәк. Барлыгы 22348 сум. Ә мартта 20 мең+1904 = 21 904 сум.
«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Пенсия һәм социаль иминият фонды бюджетында каралган акча җитәрлек, чөнки бюджет 7,3 процент индексацияләүгә генә кабул ителмәгән. Без инфляциягә ел нәтиҗәләре буенча төзәтмә кертелергә мөмкин дип салдык. Пенсионерлар алдындагы барлык йөкләмәләр ел дәвамында үтәләчәк, бу һичшиксез», - дип белдерде Фәррахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз