Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Айдар Метшин: Җир урынына компенсация күп балалыларның тормышын җиңеләйтәчәк
Татарстан Дәүләт Советы Казанда һәм Чаллыда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге белән акчалата түләү арасында сайлау мөмкинлеге бирә торган закон проектын хуплады. Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин «Татар-информ» белән әңгәмәдә инициативаны нигезле дип атады һәм зур шәһәрләр өчен җир кишәрлеген инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе катлаулы булып калуын билгеләп үтте.
«Тормыш шартлары төрле булганлыктан, акчаны тиз арада алу күп гаиләләргә кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә әлеге инициативаны мин Татарстанда гаиләләргә ярдәм институтын ныгыту буенча тагын бер адым буларак бәялим», - дип саный депутат.
Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, зур шәһәрләрдә тиешле күләмдә җир кишәрлеге табу һәм аларны инфраструктура белән тәэмин итү – гади бурыч түгел, чыгымлы да. Аның сүзләренчә, җир кишәрлекләрен коммуникацияләр белән тәэмин итү шактый ресурслар һәм вакыт таләп итә, ә акчалата түләү гаиләләргә оператив ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Метшин шулай ук искәрткәнчә, шундый ук тәҗрибә Россиянең кайбер төбәкләрендә гамәлгә ашырылган һәм уңай нәтиҗәләр күрсәткән.
Татарстанда 2012 ел ахырыннан күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү программасы эшли. Кишәрлеккә үз муниципалитетында кимендә биш ел яшәгән һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ (һәрберсенә 12-18 кв. метр торак туры килә) өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр хокуклы. Шулай ук, әгәр балаларның берсенә 23 яшь булмаса һәм ул көндезге бүлектә укыса, гариза бирә алалар.
Бу вакыт эчендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, җиргә 72 меңнән артык гаилә гариза биргән. Казанда һәм Чаллыда хәл аеруча катлаулы, бу шәһәр округларында җир кишәрлекләре белән тәэмин ителмәгән күп балалы гаиләләр күбрәк: Казанда – 8 518, Чаллыда – 5 304 күп балалы гаилә.
Бу ике шәһәрдә участоклар кытлыгы саклана, һәм хакимият чишелеш юллары эзли. Шуларның берсе – акчалата компенсация. Мондый карар узган атнада Татарстан парламенты кабул иткән закон проектында каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз