news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат 31 декабрьне ял көне итәргә һәм Яңа ел каникулын кыскартырга тәкъдим итә

Депутат Ярослав Нилов 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итү, ә калган көннәрне түләүле ял хисабына кертү мөмкинлеген булдыру турында әйтте.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итәргә, ә калган көннәрне түләүле отпуск хисабына кертергә тәкъдим итте. Бу турыда ул «Газета.Ru» сайтына биргән белән әңгәмәдә әйтте. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Нилов әлеге үзгәрешләрне Хезмәт Кодексында язарга кирәк дип саный. Депутат фикеренчә, һәр кеше бу чорда эшләргәме яки ял итәргәме икәнлеген хәл итә ала.

«Шулай итеп, без озын Яңа ел бәйрәмнәре күп булуын теләмәгән кешеләргә дә, кышын күбрәк ял итәргә теләүчеләргә дә ярый алачакбыз», — дип аңлатты Нилов.

Моннан тыш, 31 декабрьне, аның сүзләренчә, тулы эш көне дип атап булмый, чөнки «күпчелек предприятиеләр бәйрәм өстәле әзерли һәм корпоратив кичәләр үткәрә».

Элегрәк Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин хатын-кызлар үтенече буенча эш көнен 31 декабрьдән 28 декабрьгә күчергән иде. Бу карарны ул хатын-кызларның, кагыйдә буларак, Яңа ел бәйрәменә әзерләнүе белән аңлатты.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Яңа ел каникулларын закон буенча озайту өчен, хезмәткәр 9 гыйнварда да ял алырга мөмкин. Моның өчен алдан ук әлеге даталарны яллар графигында билгеләргә һәм эш бирүче белән килештерергә кирәк. Ял башланырга ике атна кала хезмәткәр, имза куеп, шул турыда белергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100