news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат: 2026 елда Махсус операция хәрбиләренә ипотека алу мөмкинлеге булачак

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ипотека ярдәме программасы киләсе елда ук старт алырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков Петербург халыкара икътисади форумы кырларында РИА Новостига биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Махсус хәрби операциядә катнашучы егет-кызларга ипотека ярдәме мәсьәләсе каралсын өчен Президент йөкләмәсе бар. Хәзер мәсьәлә өйрәнелә. Минем уйлавымча, СВО катнашучылары өчен ниндидер вариант булачак»,-диде ул.

Аксаков сүзләренчә, инициативаны гамәлгә ашыру өчен, бюджетта процент ставкаларын субсидияләүгә акча кирәк.

«Бюджет процессы барыбер календарь елы белән бәйле булганга күрә, быел, һәрхәлдә, программа эшләтеп җибәрелмәячәк. Ул уйланылган, әзерләнгән, исәпләнгән булырга тиеш. Һәм киләсе елдан мондый юнәлешнең эшләтеп җибәрелүе дә бик ихтимал», - дип өстәде депутат.

Ул шулай ук программаның Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургка таралмаячагын ачыклады. «Безгә барыбер халыкның үзәк шәһәрләрдә генә түгел, ә бөтен ил буйлап таралуы мөһим», - дип ассызыклады Аксаков.

Аның сүзләренчә, СВО катнашучылары өчен ипотека буенча ставка әлегә фикер алышу стадиясендә һәм дәүләтнең финанс мөмкинлекләренә бәйле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot