Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат 2026 елда Бердәм пособие алуда ниләр үзгәргәнен аңлатты
Россия Хөкүмәте Бердәм пособие билгеләү кагыйдәләрен үзгәртә торган карар кабул итте. 2026 елның 1 гыйнварыннан гаиләнең һәр эшкә сәләтле әгъзасы бер ел эчендә сигез Минималь хезмәт хакыннан (МРОТ) да ким булмаган күләмдә эшләп алырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.
«Минималь керемгә таләпләр артты. Хәзер, әгәр ата-ананың эшләмәвенә объектив сәбәпләр булмаса, аның минималь кереме 12 ай эчендә сигез МРОТтан да ким булмаска тиеш. Аена бу сумма 18 мең сумнан артыграк тәшкил итәчәк», – дип аңлатты Бессараб. Үзгәрешләр үз көченә кергәнче, гаиләнең эшкә сәләтле әгъзасы бер ел эчендә дүрт МРОТтан да ким булмаган күләмдә эшләп алырга тиеш иде.
Моннан тыш, дәүләт балалары булган гаиләләр өчен мохтаҗлык критерийларын исәпләүдән корпоратив түләүләрне чыгарды. Шулай ук эш бирүчедән 1 млн сумга кадәрге түләүләргә Физик зат кеременә салым (НДФЛ) салынмый дигән карар кабул ителде.
Бердәм пособие билгеләгәндә, 2024 елның 6 августына кадәр яшәү урыны Курск өлкәсе булган гражданнарга беренче чиратта кирәкле милекләрен югалту сәбәпле бирелә торган айлык түләү гаиләнең кеременә өстәмә рәвештә исәпкә алынмаячак.
Балалы гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен Бердәм пособие Россиядә 2023 елдан гамәлдә. Ул берьюлы берничә социаль ярдәм чарасын берләштерде һәм документларны тапшыруны гадиләштерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз