Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат 1 июльне хәрби хәрәкәтләр ветераннарының рәсми көне итү тәкъдиме белән чыкты
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов 1 июльне хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне итәргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.
«Локаль конфликтларда һәм чит ил операцияләрендә Ватан мәнфәгатьләрен яклаган ветераннар һәм инвалидлар, бу изге эшне дәвам итүче барлык хәрбиләр үтенече белән 1 июль көнен рәсми бәйрәм датасы итәргә телибез», - диде Нилов.
Ул билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасында элеккечә Россиядә 1 июльдә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләү турындагы фракцияара инициатива бар.
«Россия офицерлары» гомумроссия оешмасы Президиумы рәисе, Россия Герое Сергей Липов белән тиешле статусны расламаган төбәкләргә кабат мөрәҗәгать иттек», - дип өстәде дума комитеты башлыгы.
Нилов хәбәр иткәнчә, 20дән артык төбәк быел өстәмә рәвештә әлеге идеяне хуплады, алар үз территорияләрендә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне турында Федераль закон кабул ителүен көтәләр.
«Киров, Ленинград, Рязань, Ульяновск, Магадан, Ростов өлкәләре, Карелия, Санкт-Петербург һәм башка бик күпләр 1 июльне хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне итеп билгеләү буенча аерым норматив-хокукый актлар кабул итте инде - барлыгы 51 төбәк. Әмма субъектларның бер өлеше бу датаны рәсми булмаган рәвештә билгеләп үтүен дәвам итә», - дип ачыклык кертте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз