news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депортация корбаннарына багышланган монумент ачылачак

Депортация корбаннарына багышланган монумент ачылачак

(Симферополь, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырымның Таврия милли университеты территориясендә депортацияләү чорында һәлак булган Кырым татарлары истәлегенә салынган монументны тантаналы рәвештә ачу чарасы февраль аена билгеләнгән. Монументны төзү чыгымнарының төп өлешен Донецки каласыннан танылган эшмәкәр, «Шахтер» футбол клубы президенты Ринат Әхмәтев финанслаган.

Р.Әхмәтев сайлаулар вакытында В.Януковичны якласа да, Кырым татарларының Мәҗлес чакыруы буенча В.Ющенкога тавыш бирүләрен исәпкә алып, сайлаулар вакытында монумент ачуны кичектереп торырга ризалашкан булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot