news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дениз Бәдретдин һәм Super Tatar Band Милли китапханәгә бәйрәм концертына чакыра

Super Tatar проекты танылган татар музыкантларын берләштерә.

Дениз Бәдретдин һәм Super Tatar Band Милли китапханәгә бәйрәм концертына чакыра

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Super Tatar төркеме Милли китапханәдә узачак бәйрәм концертына чакыра. Бу хакта танылган продюсер һәм музыкант Ильяс Гафаров хәбәр итә.

Әлеге концерт программасы Super Tatar һәм KGB (Kazan Gruppasi Bedretdin) төркемнәре репертуарыннан тора. Концерт 9 гыйнвар 18:00 Милли китапханәдә узачак (Пушкин урамы, 86).

Super Tatar төркеменең нигезен Финляндиянең татар-мөселман җәмгыяте вәкиле, музыкант һәм эшмәкәр Дениз Бәдретдин тәшкил итә. Аны татар рокының атасы дип атыйлар. Аның һәр төркеме (The Sound of Tsingiskan, Baskarma, KGB) татар бәйсез музыка тарихының аерым сәхифәсе булып тора. 

2015 елда, Super Tatar төркемен оештырып, ул татар эстрадасына альтернатив карашын тәкъдим итте. Бу проект кысаларында Дәниз үзенең тамырларына кайтуын күрсәтә: ул да булса татар халык җырлары һәм ритм-н-блюз.

Super Tatar проекты танылган татар музыкантларын берләштерә. Бу юлы сәхнәгә җырчы, танылган скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтов, бас-гитарада уйнаучы, иң танылган һәм тәҗрибәле татар рок һәм фьюжн музыкантларының берсе Илнар Фатихов («Alqanat», «Yummy Music Band», «Һава торышы» һәм «Elvin Grey» төркемнәрендә уйнаган), KGB төркемендә клавишаларда уйнаучы, җырчы Владимир Жаров, татар сәхнәсендә барабанда иң яхшы уйнаучыларының берсе Әлфис Гәрәев чыга. 

Билетлар: https://aliftatar.timepad.ru/event/1522520/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100