news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Денис Вәлиев Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде

Моңа кадәр Д.Вәлиев Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булган иде.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Денис Вәлиевны 3 ел срокка Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моңа кадәр Денис Вәлиев Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булып эшләгән иде.

  • Татарстан Республикасы Президенты быел март аенда Рөстәм Вәлиулловны Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан азат итте. Хәзерге вакытта Рөстәм Вәлиуллов Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазифасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot