news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Денис Вәлиев: Татарстан Россия һәм Казахстан арасындагы элемтәләрне ныгытуны дәвам итәчәк

Нурсолтан Назарбаев Казахстан Президенты вазифасыннан отставкага китте.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаевның отставкага китүе турындагы хәбәрләрне шәрехләүдән баш тартты.

"Нурсолтан Абиш улының бу шәхси карары, мин аны шәрехләргә мөмкин дип санамыйм, ләкин тугандаш республикада Татарстан вәкиле буларак, сезне ышандырам: без алга таба машина төзелеше, нефть химиясе, мәгълүмат технологияләре, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә уртак проектларны үстерәчәкбез, моның өчен бездә барлык шартлар да бар. Без Россия белән Казахстан арасында элемтәләрне ныгытуны дәвам итәчәкбез», — диде Денис Вәлиев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге 1997 елдан бирле эшли, 2018 ел нәтиҗәләре буенча республика арасында сәүдә әйләнеше 700 миллион АКШ доллары тәшкил итә 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100