Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мокеев Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары булды
Денис Мокеев Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары – ТР Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы итеп билгеләнде. Элегрәк ул Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Казан инспекторлык бүлеген җитәкләде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Денис Мокеев Алтай краенда туа, соңыннан Бөгелмәдә һәм Казанда яши. Югары юридик белеме бар.
РФ Кораллы көчләрендә хезмәт иткән, «Кырымны кайтарган өчен» медале белән бүләкләнгән.
2014 елдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз