news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Денис Матвиенко: “Нуриев фестивале — балет дөньясын берләштерүче чара”

Денис Матвиенко: “Нуриев фестивале — балет дөньясын берләштерүче чара”

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында дөнья балеты йолдызы – Россиянең Зур театры, Т.Шевченко исемендәге Украина Милли опера театрының әйдәп баручы солисты, Украинаның атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты Денис Матвиенко һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, Россия һәм Татарстанның атказанган артисты, “Душа танца” премиясе лауреаты, Р.Нуриев фестиваленең оештыру комитеты әгъзасы Владимир Яковлев катнашты. Ул фестивальнең 24 майда узачак йомгаклау концертына багышланды.

“Фестивальне оештырганда, аны башка еллардан күпкә яхшырак оештыруны күздә тотасың. Быел да без шундый максат белән эшкә алындык һәм максатыбызга ирештек дип уйлыйм. Чөнки фестивальгә Мариин, Мәскәүнең Зур театры, Тачкин театры, Станиславский исемендәге театр, Леонид Якобсон һәм Борис Эйфман труппалары, шулай ук чит илләрдән балет сәнгатенең иң яхшы йолдызлары чакырылган иде”, - диде Владимир Яковлев.

Билгеле булганча, 14 майдан бирле Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге ХХ Халыкара классик балет фестивале бара. Фестиваль кысаларында казанлылар заманча балет сәнгате осталарының чыгышлары белән хозурланды һәм яңа премьералар белән танышты. Быелгы репертуарда исә “Пер Гюнт”, “Мой Иерусалим”, “Жизель”, “Корсар”, “Шүрәле”, “Дон Кихот”, “Баядерка”, “Лебединое озеро” балетлары тәкъдим ителде.

Тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән Мария Эйхвальд, Фридеман Фогель, Александр Зайцев, Бриджит Мари Брайнер, Иван Васильев, Виктория Терешкина, Дмитрий Семионов, Денис Матвиенко, Андрей Меркурьев, Евгения Образцова, Александр Петухов, Анастасия Матвиенко, Ирина Зиброва, Руслан Пронин, Мария Аллаш, Оксана Шестакова, Ирина Кошелева, Роман Михалев, Оксана Кучерук кебек Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Италия, Франция балет йолдызлары — халыкара фестивальләр лауреатлары сокландырды.

Денис Матвиенко Казанга беренче тапкыр моннан 10 ел элек килгән булган. Үзенең иҗатын ул Казан дәүләт опера һәм балет театрыннан башланды дип саный. Нуриев фестиваленәдә теләп катнашуын яшерми биюче һәм киләчәктә дә катнашырга теләге барлыгын белдерде.

“Нуриев фестивале — балет дөньясын берләштерүче чара. Биредә биючеләр бер-берләрен күрү бәхетенә ирешә, аралаша. Шул ук вакытта фестиваль безгә бер-беребездән үрнәк алырга, тәҗрибә тупларга да ярдәм итә”, - ди Денис Матвиенко.

Фестивальне югары дәрәҗәдә оештыруның сәбәбен Владимир Яковлев башка театрларның да катнашуы белән аңлатты.

“Фестивальне оештыру, элекке еллар белән чагыштырганда, күпкә катлаулырак. Чөнки без чакырырга теләгән биючеләрнең эш планнары тыгыз, аларны шундый зур чарага туплау кайчак кыенлык тудыра, - ди ул. – Ләкин шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: безнең фестивальнең исеме киң танылу яулады һәм шуның белән максатыбызга ирешәбез.

Бер тапкыр да Казанда булмаган балет йолдызлары мондагы балет сәнгатенең үсеш алганлыгын күреп сокланып китә һәм шуның белән үзара элемтәләр ныгып кала”, - ди Владимир Яковлев. Ике дистә ел дәвамында сәхнә тоткан, дөньяда тиңнәре булмаган, елдан-ел популярлаша барган, Россия төбәкләрендә генә түгел, ә чит илләрдә дә танылу яулаган фестивальнең тагын бер үзенчәлеге булып, республика җитәкчеләрнең һәм театр җитәкчелегенең әлеге чарага яхшы мөнәсәбәттә булуы да күпне аңлата, ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot