news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Денис Мантуров Россиядә хәләл продукциягә бердәм стандарт кертелү мөмкинлеген әйтте

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры фикеренчә, бердәм стандарт кертү Россия бизнесына чит ил базарларын үзләштерүне җиңеләйтәчәк.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россиядә хәләл продукциягә бердәм стандарт (ГОСТ) кертелергә мөмкин. Денис Мантуров шул хакта хәбәр итә. Бу турыда «Российская газета» яза.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча Грозныйда Сәнәгать буенча координацион совет утырышында фикер алышачаклар.

«Хәләл продукция өчен бердәм стандарт эшләү. стандартлаштырылган чараларны продукция производствосына кертү, халыкара стандартлар буенча хәләл хезмәт күрсәтү Россия товар җитештерүчеләренә таләпләрне бер системага салу мөмкинлеге бирәчәк», – диде Денис Мантуров.

Министр Россиядә һәм бөтен дөньяда хәләл продукциягә ихтыяҗ артуга игътибарны юнәлтте һәм бердәм стандарт кертү Россия бизнесына чит ил базарларын үзләштерүне җиңеләйтәчәк диде.

  • Хәзер Россиядә хәләл продукция һәм хезмәтне мөстәкыйль сертификацияләүнең 24 төрле системасы теркәлгән. 2018 елның көзендә «Хәләл» Бөтендөнья советында, Татарстанның «Хәләл» Аудит һәм контроль үзәге сертификацияләгән продукциядә дуңгыз ДНКсы табылу аркасында, аның эшчәнлеге туктатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot