Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» җитештерү цехларында булды
Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров «КАМАЗ» ГАҖ җитештерү цехларында булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Денис Мантуров автозаводның яңа модельләре белән танышты, «КАМАЗ» ГАҖның җитештерү куәтләрен бәяләде.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин агымдагы хәл турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Компания барлык булган йөкләмәләрне тулысынча үти һәм илнең транспорт иминлеген тәэмин итә. Компаниягә каршы кертелгән санкцияләргә карамастан,«КАМАЗ» К4 һәм К5 буыны йөк машиналарын чыгаруны дәвам итә. Айлык чыгарылыш ким дигәндә 100 һәм 150 данә. 2023 елның февраленнән дустанә булмаган илләрдән җибәрүгә бәйле булмаган компонентлар кулланып, К5 буыны йөк машиналарын тулы масштаблы чыгаруны тәэмин итү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга эш сәфәре кысаларында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры «Алабуга»МИЗда да булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз