news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ДЕНИС ДАВЫДОВ. 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгы уңаеннан
Рәшит ЗӘКИЕВ
Скопировать ссылку
Русиядә генә түгел, ә Европада һәм Парижда танылган гайрәтле, чая гусар, нәсел җебе Касыйм татары, атаклы морза Минчакка килеп тоташкан Денис Васильевич Давыдов турында бер-ике сүз әйтәсем килә.
Денис Давыдов Суворов кул астында хезмәт иткән генерал Василий Давыдов гаиләсендэ туа. Ул бик яшьли гвардия кавалергард полкында хезмәт итә башлый. Суворов аның зур хәрби карьера ясаячагын әйтеп калдыра.
Терекөмеш кебек хәрәкәтчән, кайсы нәселдән булуын беркайчан да онытмаган хәрби егет шигърият белән мавыгырга да вакыт таба. Мәсәлләре белән хакимияткә тел-теш тидерген яшь шагыйрьнең исеме кулъязма әсәрләре аша илдә киң тарала.
Денис Давыдовның телен кыскарту ниятендә аны гусар полкына күчерәләр. Ул биредә дә югалып калмый.
Бу елларда Русия Европа чикләрендә сугышлар алып бара башлый. Шушы сугышларда катнашасым килә дип, Денис төнлә башкомандующий йортына барып керә. Бу гайрәтле гусарның кыланышы турында патша сөяркәсе Мария Нарышкина да ишетә.
Денис Давыдовның бәхетенә, аны талантлы генерал Багратионга адъютант итеп билгелилэр. Давыдов үзенен шигырьләрендә Багратионны да чеметеп алырга өлгергән икән. Адъютантын үз командасы белән таныштырганда Багратион бу хакта әйтми кала алмый: "Минем борынның озынлыгын сурәтләгән шагыйрь кисәге менә шушы инде!" - ди.
Мин ул шигырьне Багратион борыныннан көнләшкәнгә генә яздым, чөнки үземнең борыным бөтенлэй яньчек, - дип аклана Денис Давыдов.
Дошман борын төбендә! -дигэн хәбәр китерүчелердән легендар генерал кайтарып сорый торган була:
- Кем борыны төбендә? Әгер ул минем борын төбендә булса, әле аз-маз ара бар, әгәр инде Давыдов борыны төбендә булса, кылычларыгызны чыгарыгыз!
Багратион адъютанты вазифаларын башкарган чагында Денис Давыдов берүзе француз отряды өстенә ташланып, дошман гаскәренең игътибарын үзенә җәлеп итә һәм Багратионга маневр ясарга мөмкинлек тудыра. Шушы батырлыгы өчен аңа саллы орден эләгә.
Русиягә бәреп кергән Наполеонның фураж гаскәрләрен туздыру өчен партизан отрядлары төзергэ кирәк дигән тәкъдим белән Давыдов Багратион янына керә. Бу тәкъдимне Багратион гына түгел, Кутузов та хуплый.
Денис Давыдов житәләгән партизан отрядлары составына типтәр, мишәр, керәшеннәрдән торган гаскәрләр дә керә. Алар батырлык үрнәкләре күрсәтәләр.
Наполеон гаскәрләрен Русиядән куып чыгарып, Пруссиягә, Саксониягә җиткәч, Денис Давыдов, өстән фәрман булмаган килеш, отряды белән Дрезден шәһәрен яулап ала. Шушы исәрлеге - артык кыюлыгы өчен ко-мандующий хәтта аны бераз вакыт биктә тотарга әмер бирә.
Европа шәһәрләренә кергәндә, легендар Денис Давыдовның даны үзеннән алда йөри, аның белән күрешү өчен халык урамга чыга торган була. Париж өчен барган сугышларда Денис Давыдов зур батырлыклар күрсәтә, аңа генерал-майор званиесе исеме бирелә.
Давыдов генерал-лейтенант исемендә отставкага чыккач, Сембер өлкәсендәге биләмэсендә гомер кичерә, тугыз бала үстерә, хәрби темага истәлекләр, теоретик әсәрләр яза, иҗатташлары -олы шагыйрьләр Языков, Жуковский, Бестужевлар белән аралаша. Давыдов 54 яшендэ кинәт вафат була. Аны Сембердән Мәскәүгә алып китеп җирлиләр.
Нәкъ менә Денис Давыдов тәкъдиме белән легендар Багратионны да Бородино кырына күчереп күмәләр.
Бородино каһарманы, тарихка кергән башка сугышларның уртасында кайнаган гусар Денис Давыдов сугышчы буларак та, шагыйрь һем прозаик буларак та тарихка чәчрәп барып керә һәм анда мәңгелеккә кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot