Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дени Сассу-Нгессо: Конго БРИКС+ илләре позицияләрен тулысынча яклый
Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо Конгоның БРИКС+ илләре позицияләрен бигрәк тә дөньяга, гомуми прогресска һәм конструктив күп яклылыкка кагылышлы өлкәдә тулысынча яклавын белдерде.
«Конго БРИКС+ куйган максатлар белән аеруча кызыксына, мәсәлән: инклюзив һәм тотрыклы үсешкә ярдәм итү өлкәсендә. Бу – миссияне үтәүгә актив өлеш кертү дигән сүз», - диде ул Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә XVI БРИКС саммитының «аутрич»/«БРИКС плюс»форматындагы беренче пленар утырышында.
Конго Президенты фикеренчә, мәгариф һәм мәдәният, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә уртак инициативаларны гамәлгә ашыру зарур.
Сассу-Нгессо шулай ук Конгоның Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясенең урман торгызуның Бөтендөнья унъеллыгына багышланган резолюция тәкъдим итүен хәбәр итте. Ул БРИКС+ илләреннән БМОның бу резолюциясен кабул итүне хуплауларын сорады.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз