Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда 74 күп балалы гаилә җир урынына акча бирүне сорап мөрәҗәгать иткән
Чаллыда яшәүчеләр 2025 елның ноябрь башыннан җир кишәрлеге урынына компенсация сайлый ала
Автокалада яшәүче күп балалы гаиләләр арасында җир кишәрлеге урынына акчалата компенсация алырга теләүчеләр арта. Чаллы шәһәр Советы сессиясендә гаиләләрнең үз хокукларыннан ничек файдалануын тикшерделәр. Күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү ничек бара һәм компенсациягә сорау ни өчен арта. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы репортажында.
«Акчаны теләсә нинди максатта кулланырга мөмкин»
Чаллы Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә башкарма комитетка күп балалы гаиләләрдән акчалата компенсация алу турында 74 гариза килгән.
Искәртеп узабыз, 2 ноябрьдән җир кишәрлеге урынына акча алу мөмкинлеге барлыкка килде. Күп балалы гаиләләрдән шул хактагы гаризалар беренче көннәрдә үк килә башлаган. Бу ярдәм чарасына карата кызыксыну да арта: бер атна элек 45 шундый мөрәҗәгать булган.
Кайбер гаиләләр акчаны – фатирын ремонтлауга, икенчеләре – балаларын укытуга, өченчеләре автомобиль сатып алуга тотарга ниятли.
«Түләү алганнан соң аны теләсә кайсы вакытта акчага әйләндерергә һәм теләсә нинди максатта кулланырга мөмкин», – дип ачыклык кертте Гыйззәтуллин шәһәр Советы утырышында.
Депутат Виталий Агапов ярдәм чарасын алга таба тәкъдим итү тәртибе турындагы мәсьәләне күтәрде: әгәр өч балалы гаилә инде компенсация алган икән, дүртенче һәм аннан соңгы балалар тугач аның чираты яңадан торгызылачакмы? Гыйззәтуллин ярдәм чарасының (акчалата түләү һәм җир кишәрлеге) бер генә тапкыр тәкъдим ителүе турында әйтте.
Ленар Гыйззәтуллин: «Түләү алганнан соң аны теләсә кайсы вакытта акчага әйләндерергә һәм теләсә нинди максатта кулланырга мөмкин»
Фото: Чаллы мәгълүмати сәясәт идарәсе
Гаризаны ничек тутырырга һәм түләүне ничек алырга?
Ул ачыклык керткәнчә, җир кишәрлеге урынына 200 мең сум күләмендәге акчалата түләү мөмкинлеге Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 32.1 маддәләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң барлыкка килде, алар нигезендә түләүләр гаиләнең ризалыгы белән бирелә.
Гаризалар шәһәр башкарма комитеты бинасының (Хәсән Туфан проспекты, 23) 400нче залында кабул ителә.
Түләүне алу өчен бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләүне сорап гариза язарга һәм гаиләнең һәр әгъзасына акча күчерү өчен гариза тутырырга кирәк. Банк счеты, балигъ булмаган балаларны да кертеп, гаиләнең һәр әгъзасына да ачылган булырга тиеш. Гаризалар 21 эш көне эчендә карала.
Акчалата түләү алу мөмкинлеге турындагы мәгълүмат шәһәрнең күп балалы гаиләләренә гаммәви мәгълүмат чаралары аша җиткерелгән. Моннан тыш, гражданнарны кабул иткән вакытта да бу хакта мәгълүмат бирелә.
Шәһәр күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен ничек эзли?
1 декабрьгә җир кишәрлекләрен алырга теләп гариза бирүчеләр исемлегенә Чаллының 9508 гаиләсе кертелгән, бу ел башына караганда 52 гаиләгә күбрәк. Теркәү процедурасыннан участокларны чынлыкта тапшыруга күчү темплары да сизелерлек арткан: бер ел эчендә 4352 җир кишәрлеге бирелгән, ә ел башына бу сан бер меңгә диярлек кимрәк иде. Чиратта 5 меңнән артык гаилә тора.
Фото: Чаллы мәгълүмати сәясәт идарәсе
Автокала янындагы барлык муниципаль массивлар моннан алдагы елларда тулысынча бүленгән инде. Төрле вакытта Әҗмәкәй һәм «Подсолнухи» микрорайонында, шулай ук Сәмәкәй, Ильбухтино һәм Калмаш авылларындагы территорияләр үзләштерелгән. Шәһәр аша барлыгы 3,4 мең кишәрлек бирелгән.
2020 елга Чаллыда яңа мәйданчыкларга кытлык барлыкка килде, һәм дүрт ел дәвамында аларны бөтенләй бирмәделәр.
2025 елның 5 гыйнварыннан ТР Җир кодексына төзәтмәләр үз көченә керде, алар Чаллының күп балалы гаиләләренә якын-тирәдәге тугыз муниципаль районда (Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман) җир кишәрлекләре алу хокукын бирде.
ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры һәм прокуратура катнашында 28 гыйнварда узган киңәшмә йомгаклары буенча 2025 елда һәр районда 200гә якын җир кишәрлеге булдыру һәм тапшыру планы расланды.
Фото: Чаллы мәгълүмати сәясәт идарәсе
«2025 елда гаиләләр 952 җир кишәрлеге сайлаган»
Башкарма комитетның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы сүзләренчә, бу эшнең нәтиҗәләре үзен сиздерә инде: 1653 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, 409 участокка карата ызанлау үткәрелә. 2025 елда гаиләләр социаль һәм инженерлык инфраструктурасы булган яки якын арада аны тоташтыру мөмкинлеге ачылган торак пунктларда 952 җир кишәрлеге сайлаган.
2025 елның августыннан Тукай районы өстәмә рәвештә меңнән артык җир кишәрлеге тәкъдим иткән, анализ үткәргәннән һәм тикшергәннән соң аларның 489ын формалаштырырга мөмкин булуы расланган. Өстәмә рәвештә «Гладиолус» бакчачылык ширкәте янында 62 гектар мәйданлы 434 участок булдыру өчен җир массивы тәкъдим ителгән, тагын 288 җир кишәрлеге киңәйтелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган.
Хәзерге вакытта Левашево, Никошновка, Иштирәк, Иске Абдул, Туирово, Аулаш, Артамоновка, Бордыбаш, Яңа Байлар һәм Торнаташ торак пунктларында 500 җир кишәрлеге барлыкка килү стадиясендә.
16 торак пунктта 469 җир кишәрлеге тәкъдим иткән Минзәлә районы да күп балалы гаиләләр арасында аеруча популяр.
Зәй районында бүлеп бирелгән 200 участокка да ихтыяҗ зур. Алабуга районы шәһәргә 100 җир кишәрлеге тапшырган, шулардан 81е сайлап алынган.
«Шулай ук Менделеевск, Мөслим һәм Сарман районнары белән хезмәттәшлек дәвам итә: алар тәкъдим иткән җир кишәрлекләренең шактый өлеше инде тапшырылган яки гаиләләр тарафыннан тулысынча сайлап алынган», – дип хәбәр итте Ленар Гыйззәтуллин.
Наил Мәһдиев искәрткәнчә, чират алга барса да, эш күләме шактый әле
Фото: Чаллы мәгълүмати сәясәт идарәсе
«Чират мең кешегә алгарак күчте»
Чаллы мэры Наил Мәһдиев искәрткәнчә, бер ел эчендә күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре һәм акчалата компенсация белән тәэмин итүгә бәйле вазгыять яхшырган.
«Чират мең кешегә алгарак күчте: компенсация алуны сорап язган 74 гариза һәм шуңа өстәп алдагы күрсәткечләр - барлыгы 1025 гариза», - дип билгеләп үтте ул.
Мэр сүзләренчә, Минзәлә районындагы җир кишәрлекләренә карата зур кызыксыну юлларның яхшыруы белән дә бәйле.
«Федераль бюджет хисабына ремонтланган беренче категорияле юл, М7 трассасы барлыкка килде. Кайбер торак пунктлар ераклыклары буенча Тукай районы авылларына караганда якынайды. Әлбәттә, аларның җәлеп итүчәнлеге дә артты», - дип аңлатты Мәһдиев. Бу районда тәкъдим ителгән барлык 405 участок та сайлап алынган.
«Җылы сезон башлануга без яңа участоклар тәкъдим итә алырга тиеш»
Мәһдиев сүзләренчә, бүген Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән барлык районнар белән планлы эш дәвам итә. Алда – кышкы һәм язгы сезон, ул вакытта муниципалитетлар кадастр исәбенә кую өчен җир кишәрлекләрен әзерләп өлгертергә тиеш.
«2026 елгы җылы сезон башлануга без күп балалы гаиләләргә җиде районда формалаштырылган һәм исәпкә куелган яңа кишәрлекләр тәкъдим итә алырга тиеш», – диде ул.
Мэр билгеләп үткәнчә, чират алга барса да (ул бер ел эчендә меңнән артык гаиләгә кимегән), алда әле эш күләме шактый.
«Бездә гариза тапшырган тагын 5 меңгә якын гаилә бар. Шуңа күрә алда торган бурыч – мөмкин кадәр оператив рәвештә, күрше районнар белән хезмәттәшлек итеп, бу вакыт аралыгын кыскарту өчен барысын да эшләү», - дип сүзен төгәлләде Мәһдиев.
Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
«Татар-информ», Эльза Кузнецова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз