news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 21,5 мең өлкән кеше медицина тикшеренүе үткән

2020 елда авылларда яшәүче 93 меңнән артык пенсионерны медицина оешмаларына алып барачаклар.

«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 21,5 мең өлкән кеше медицина тикшеренүе үткән

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Быел «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында 21 589 өлкән яшьтәге кеше медицина тикшеренүе узды.

Дөньяда COVID-19 коронавирусы пандемиясе башлангач, 1 апрельдән әлеге тикшеренүләр вакытлыча туктатылып тора. Шулай да ел азагына кадәр авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 93 мең кешене медицина оешмаларына алып барырга планлаштырыла.

Шулай ук быел 13 муниципаль район инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне даими карап-тәрбияләп тору программасында катнаша. Бу программа буенча 2 748 пенсионер һәм инвалидка социаль хезмәт күрсәтеләчәк (социаль хезмәткә мохтаҗларның 12 проценты).

Коммерцияле булмаган оешмалар көчен җәлеп итеп, «сиделка» хезмәте тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш өлкән яшьтәге кешеләргә көндезге вакытларын социаль хезмәт күрсәтүче биш дәүләт оешмасында үткәрергә мөмкинлек тудырылачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100