news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанга боз катыру машинасы китерелде

Машина Кама Аланында «Олимпия» боз сараена куелачак.

 «Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанга боз катыру машинасы китерелде
ТР Спорт министрлыгы

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанга «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Zamboni боз катыру һәм бозны чистарту өчен ике машинаның беренчесен китерделәр. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Машина Кама Аланында «Олимпия» боз сараена куелачак. Әлеге объектта Түбән Кама муниципаль районының 7нче спорт мәктәбе хоккейчылары шөгыльләнә.

«Спорт — тормыш нормасы» проекты кысаларында Россия Федерациясе гражданнарының физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче өлешен халыкның 55 процентына кадәр арттыру күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot