news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Демограф Россиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар саны ничә яшьтә бертигез булуын әйтте

Башта малайлар кызларга караганда күбрәк туа, әмма 30 яшькә ир-атлар һәм хатын-кызлар саны тигезләшә. Югары икътисад мәктәбенең сәяси демография лабораториясе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Андрей Коротаев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин белдергәнчә, бүген илебездә хатын-кызлар кытлыгы күзәтелә, һәм 10 кызга 9 малай туры килә дигән гыйбарә хәзерге Россия өчен актуаль түгел инде.

«Барысы да яшь төркемнәренә бәйле. Малайлар кызларга караганда бераз күбрәк туа. Үсмерлек чорында егетләр саны шулай ук кызлардан күбрәк. Әмма 30 яшькә хатын-кызлар һәм ир-атлар саны тигезләшә, ә 30 яшьтән соң хатын-кызларның саны арта башлый. Әгәр пенсия яшен алсак, анда инде хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул билгеләп үткәнчә, хатын-кызлар һәм ир-атлар нисбәтендә мондый динамика Россиядә генә түгел, ә дөньяның барлык илләрендә дә күзәтелә. Өстәвенә, пенсия яшендәге хатын-кызларның күбрәк булуы пенсия яшендәге ир-атлар арасында үлем-китемнең пенсия яшендәге хатын-кызларга караганда артыграк булуы белән бәйле. Демографияне яхшырту «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot